Кайчан гына, уйнап-җырлап туйгач, Кайда өзелер гомерем - кем белә? Тик бернәрсә аермачык бугай: Ашыктырмас Алла Тагәлә! Почетларның алтын чылбырына Утыртылдым... Тел-тешем үтми... Әй, кем шакый имән капкаларны Сөяк бармак белән? Сак этне Өркеттереп. Җавап юк шул. Әмма Койма өсләрендә чалгы - ай Ялтырыйдыр, үткен йөзен янә Миңа таба төбәп, тоеп җай... Көмеш мунчагымны өзәрмен дә, Алтын чылбырымнан арынып, Качармын чал ирек үзәненә, Күкрәү күкрәгенә сарылып!..
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008