Салкыннарга, салкыннарга Ияләнгән урыннардан, Ташлап сагыш-ялкыннарга Чакыра Брестка, Минскларга Салкыннарга, салкыннарга. Юкка түгел иртә таңнан Туган тупыллар ярыннан Ачы җилләр әйди алга Анда бәхетләр ярылган, Юкка түгел иртә таңнан... Өйдә булган җылылыклар Безгә һаман аздыр кебек, Яңа дуслар, очрашулар - Гүя сагыш җитми, өмет, - Алар белән җылырактыр... Никадәрле безгә яхшы Булса да бу дөньяда - Өйдә генә бәхет ашы! Кайсы йолдыз яна, кайда? Бәлки - монда, бәлки - анда..
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008