Кораблар туктап тора да, яңа курс алып, Кабат өйгә, давыл аша, кайта әйләнеп. Ярты ел да узмас, мин дә, сәфәрдән талып, Кайтырмын, туган ягыма коштай әйләнеп. Барысы да кабат кайта, тик якын дуслар, Өзелеп сөйгән дуслар кайтмый - кала югалып. Барысы да кабат кайта, тик сүнә хисләр. Язмышка ышанмыйм инде: дөньям - догалык... Тик өметем әле дә мулдан, мулдан ышаныч: Туган ягыма кайтырмын - йөзләр мең таныш! Кораб яндыру модасы бетәр. Моң - юлдан Яңа җырларым яңгырар - нәкъ ярты елдан.
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008