Күпер янган, кичү тирәнәйгән. Юллар кысан, юлларда - сөяк. Чыгу-керү урыннары бәйдә, Мин дә - көтүдәге бер көек... Сукыр атлар кебек, бу дөньяның Кысанлыгын кабат исбатлап, Бер түгәрәк буйлап чаба көтү, Сукмак-гомерен битараф ятлап... Ага рәссам кулындагы буяу, Хәвеф яңгырына эләгеп: Төсләр, исләр, көйләр юк буладыр - Кислородсыз калса тирәлек. Бу дөньяның торышларын һичбер Дуамаллык, илһам тыялмас. Шушы түгел микән мәңге алга Омтылучы юллар тулы яз?
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008