Дусларым каршында бурычлы мин, Ә алар соң - минем каршымда, Тик алар яшәве бик сәер шул... Мин дә шактый сәер асылда... Хат языгыз, дусларым, языгыз, Бүләк итегез изге мизгел - Юкса мин, абынып, егылырмын: Күңел кылларым үтә сизгер. Җырларымны сезгә багышлыймын - Хыялый күперләр янмасын: Алхатын һәм акча даулаучылар Яуларда, көч сынап, талмасын! Хат языгыз, дусларым, языгыз - Бәхетле булыйм мин дә әз-мәз. Юкса наз-мактауда коенмыйча Үлсәм, хәтта эш хакым килмәс...
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008