Мин юкмын - мин киттем Рәсәйдән Кызларым йөридер сагынып! Кошларга көнбагышлар сибәм, Елисей кырына хаҗ кылып. Кемдер Преснядагы трамвайда: «Ниһаять, китте! -дип, шапырына, - Вәт шунда үзенең җырларын Көйләсен Версальләр җаена». Артымда чәйниләр яңалык: «Ул түгел! Ул китте - бар, сора!..» И, бездә тынгысыздыр халык: Имеш-мимешләрне мул кора. Ә берсе - Магадан чорында Без бергә утырган ахирәт: «Ваня, дип, яза, - ди, - ул миңа. Ямансу синсез, дип, кил тизрәк!» Мин инде кайтырга җыенам - Алҗыганмын, имеш, чит илдә... Пүчтәк сүз! Ерунда, кайтмыйм ла, Чөнки мин китмәдем бер җиргә!.. Ышанган затларга - күчтәнәч - Яхшыга юралсын, кинодай: Триумфаль Аркамны алыгыз! Өләшәм машина - Ренодай! Туйганчы, кинәнеп мин көләм: Кемнәр бу гайбәткә ышанды?! - Качмадым чит якка, мин - өйдә, һәм һичбер ниятем юк андый!..
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008