Менә кабат кулда юк дерелдәү, Хәзер-өскә! Курку сихерен утлы упкын йотты, Өмет - көчтә: Тукталышлар ясау кирәге юк - Алга ашам... Яңа таулар яулау дәртен, әйе, - һәркөначам! Күптер әле тапталмаган юллар: Берсе - миңа! Күптер әле көтелмәгән яулар - Язмыш уңар? Менеп җитеп, егылып,үтмәгәннәр Аста ята: Әмма - һаман! - ачылмаган юллар Алга тарта...                                
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008