Сулда шайтан, уңда шайтан. Дустым, кабат берне сал! Ул - төрмәдән, син - түрәдән, - Кайсыгыз күбрәк усал? Инде тагын кай якларга, Нинди гөнаһлар табып, Юлыгырбыз этапларга - Бергәләшеп алданып? Ә анда соң ниләр көтә? Хәсрәткә дә ис китмәс?.. Эч, дускаем, шайтан суын - Буш җылымнар өркетмәс! Ни көтәргә бу тормыштан? Көймәм кая юнәлтим? Яктырт, кояш, күз камашсын! - Изгеләрчә җор китим...
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008