Минем хакта әйтәләр: ул, әлбәттә, гений түгел шул. Әйе, риза - минем белән горурланмыйлар бүген, Интеграллар чутлый белмим, айкамыйм галәм күген, Интеллектым тарта алмый бу техник гасыр йёген. Бер мәлне мин әйткән идем: «океан - бассейн кебек!» Дустым, шуны аңламыйча, һаман суыра җелек, - Әмма хәтта бөек Энштейн, фәннәрне төптән белеп, Өйрәткән: чагыштырмача була бездә даһилык. Мин бушлат турында матур итеп шигырьләр яздым, Җырын яздым! Бик охшатты үлеп китүче аздан Палатадашым - сердәшем, шул шигырьдәге наздан Төннәр буе елый-елый, гүя акылыннан язган. һәрнәрсә турында язам: җәнлекләр һәм үләннәр, Хәтта кешеләр турында язасы идем, әгәр Редакциядә кыйналмасам, кумасалар бик зәһәр, Шуңа күрә: - Сау бул, Муза!-диясе булдым, каһәр!.. Сез кызык түгел, диделәр - Ниццада юк булганым. Иҗатымда аеруча кар һәм суларны юлладым... Әгәр дустым исерек баштан кылмаса соңгы адым, Хастаханәдә бергәләп көйләр идек җырларны!.. һәм, ниһаять, мин уяндым бик газаплы йокыдан, Саташулардан уяндым - гүя чыктым чокырдан, - Ап-ак бизгәктән айныдым - гүя сикердем ярдан: Шигырь язарга тотындым, яңа бизгәкләр бардан!..
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008