Дустыңа ышаныч бетсә. Барсын да гел синнән көтсә, Күзләрен гел читкә алса, Күңлеңдә шик калса - Алып кит тауларга үзен, Ташлама, тыңлама сүзен, Бәйләнеп бер бауга бергә Калырсыз гомергә. Тауларда егеткәй сүнсә, Күзендә гел курку йөрсә, Упкында үлемен күрсә, Борылып йөгерсә, Яныңда, димәк, чит, таны. Ачуланма син, ку аны. Андыйны алмыйбыз өскә, Аңа җыр юк бездә. Суксаң да, сукранмас булса, Сынса да, сыкранмый барса, Син кинәт абынган чакта Кан йотса да, тотса, Синең арттан утка керсә, Чайкалмыйча торса биектә, Үзеңә таянган кебек Таян син егеткә!
© Сәгыйть Әхмәтҗан. Тәрҗемә, 2012